+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
Мунчага салым салынамы?Язгы ташкын буенча соңгы мәгълүмат "Ул төнне яныңда мин идем..."Айдар Галимовның әнисе улы турында ниләр әйтеп калдырган? (видео) Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыла "Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергәнСрочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәкУфада Геном үзәге ачылды Төрмәдән чыккан Ефремов кинога төшәр микән?Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлыАвтомобильчеләргә күпфункцияле комплекс төзеләчәкЭшләрен азан һәм намаздан башладылар“Сәлам, “Татарин!”Яңа сезонда спорт клубларыбызның казанышлары нинди?Талпаннар уянды!Башкортстаннан СВО зонасына 147нче гуманитар конвой барып җиттеРадий Хәбиров мәгълүмат кырында власть органнары эшенең мөһимлеген билгеләдеПенсионерны өч ай эзләгәннәр Ташкын контрольдә тотылаВатан сугышчылары гаиләләре комитеты чаты тәүлек буе эшләүгә күчте
Барлык яңалыклар
10
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2024, 15:10

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Мул уңыш алу өчен иң уңайлы көннәр билгеле.

Сарымсакны кайчан утыртырга?
Сарымсакны кайчан утыртырга?
Сарымсак утыртуны тотрыклы салкыннар башланганчы 3 атна кала төгәлләргә кирәк. Безнең республика шартларында бу октябрь башларына туры килә. Көзен сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелеп чыкмаска тиеш. Утыртканда зуррак тырнаклар сайларга тырышыгыз, сарымсагыгыз бик эре булып үсәчәк.
Ай календаре буенча 5, 6, 10, 11, 14, 15, 18, 19, 22, 23 октябрьдә сарымсак утырту өчен уңайлы көннәр санала.

Халык сынамышлары буенча, кошлар көньякка кузгалса, сарымсак утырту өчен яхшы вакыт җитә. Тагын бер сынамыш: өрәңге яфракларын койды икән, көзге сарымсакны утыртырга була.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: