+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 Сентября 2024, 10:37

Сыр яратасызмы?

Каты сыр файдалырак була.

Сыр яратасызмы?Сыр яратасызмы?
Сыр яратасызмы?

Сырларның төрле сортлары бар. Ә сез каты сортлы сырны ешрак ашагыз, чөнки андыйның файдасы күбрәк.

Сырның каты сортлары иммунитетны ныгыта һәм хәтта кәефне дә күтәрә дип санала. Гомумән алганда, сыр – организмда бик тиз үзләштерелә торган искиткеч шәп аксым чыганагы.

Сыр сөякләрне ныгыта. Бигрәк тә ул өлкән яшьтәгеләргә файдалы. Сырда кальций, магний, цинк һәм A, D һәм K витаминнары бар, шуңа күрә ул остеопороз авыруыннан саклый.

Сыр еш ашаган кешенең тешләрне дә сәламәт була.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас