-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 сентябрь , 14:23

Кышын да помидор үстереп була

Сез дә сынап карагыз.

Кышын да помидор үстереп була
Кышын да помидор үстереп була

Көз көне, кыраулар алдыннан, помидорлар үсүдән туктагач, үзегезгә ошаган куаклардан (теләсә нинди сорттан) берничә үсенте алып, 5-6 көнгә суга салыгыз. (өзелгән үсентеләрне кичекмәстән яки минималь вакыт аралыгында суга салырга кирәк, югыйсә, уңай нәтиҗәгә ирешә алмассыз).

Күрсәтелгән вакыт узгач, үсентеләр тамыр бирәчәк, шуннан соң аларны җиргә яисә полиэтилен капчыкларга, яисә чәчәк чүлмәкләренә күчереп утырта аласыз. Кыш буена помидор куаклары үсәчәк, һәм аларның һәркайсының очын өзеп, шулай ук суга салырга кирәк булачак, алар да, үз чиратында, тамыр җибәрәчәк, шуннан соң аларны да утыртырга кирәк булачак.

Апрельдә үсентеләр чәчәк атачак, ә майда инде помидорлар бирәчәкләр.

Сынап карагыз, дуслар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: