+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 сентябрь , 19:49

Кишерне ничек сакларга?

Киңәшләрне саклауга куябыз.

Кишерне ничек сакларга?
Кишерне ничек сакларга?

Кишерне базда сакларга була. Сабакларын кисеп, туфрактан чистартып киптерергә кирәк. Аннары базга салырга мөмкин.

Кишерне тартмаларда да саклыйлар. Агач яисә пластик тартмага 2 см чамасы елга комы, ылыслы агачның пычкы чүбе, суган кабыгы яисә мүк салыгыз. Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез. Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яисә башка нәрсә тутырыгыз. Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яисә башка әйбер тутырыгыз.

Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Вакуумлы пакетларда яхшы саклана.

Кайчакта ике ысулны берләштереп тә була. Кишерне пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып, ныклап бәйләп куярга була.

Кишерне суыткычка пакетка салып та айлар буена сакларга мөмкин. Шулай ук туңдыргычка турап яисә угычтан чыгарып, пакетларга салып, туңдырырга мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: