─ Әгәр дә рәсми аерылышмагансыз икән, сезгә бернәрсә дә булмаячак. Ир белән хатынның керемнәре аларның уртак милке булып тора (Русия Гаилә кодексының 34 мәддәсе).
Ирегез судка мөрәҗәгать иткән очракта, сезгә дәгъва гаризасына дәлилле каршы җавап әзерләргә, барлык хәлләргә ачыклык кертергә кирәк (әйтик, ирегезнең сезгә картаны үзе бирүе). Һәрхәлдә, аның картаны үз теләге белән биргәнлегенә дәлилләр саклагыз: хат алышулар, шаһитлар һ. б.
Һәм аңа әйтегез: ялган донос өчен ул үзе җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин.