+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
"Ул төнне яныңда мин идем..."Айдар Галимовның әнисе улы турында ниләр әйтеп калдырган? (видео) Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыла "Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергәнСрочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәкУфада Геном үзәге ачылды Төрмәдән чыккан Ефремов кинога төшәр микән?Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлыАвтомобильчеләргә күпфункцияле комплекс төзеләчәкЭшләрен азан һәм намаздан башладылар“Сәлам, “Татарин!”Яңа сезонда спорт клубларыбызның казанышлары нинди?Талпаннар уянды!Башкортстаннан СВО зонасына 147нче гуманитар конвой барып җиттеРадий Хәбиров мәгълүмат кырында власть органнары эшенең мөһимлеген билгеләдеПенсионерны өч ай эзләгәннәр Ташкын контрольдә тотылаВатан сугышчылары гаиләләре комитеты чаты тәүлек буе эшләүгә күчтеҖомганы дөрес үткәрик!"Сәламәт республика – сәламәт төбәк"
Барлык яңалыклар
10
Мең дә бер киңәш
17 октябрь 2024, 11:47

Кайчан йокларга, кайчан эшләргә кирәк?

Организмның гормоннар эшләп чыгару графигын белү көнне дөрес планлаштыру өчен мөһим. Кайчан нинди эшкә алынырга кирәк?

Кайчан йокларга, кайчан эшләргә кирәк?
Кайчан йокларга, кайчан эшләргә кирәк?

1. Иртәнге 6:00гә кадәр серотонин — бәхет гормоны эшләп чыгарыла.

2. 6:00дә кортизол — организмны уяулыкка әзерли торган гормон күтәрелә. Баш мие бу вакытта бик яхшы эшли, көнне планлаштырырга менә дигән вакыт.

3. 7:00дә мелатонин (йокы гормоны) эшләп чыгарылудан туктый.

4. 8:00дә мускул гормоннары уяна. Спорт, хәрәкәт өчен уңай вакыт.

5. 10:00-14:00 сәгатьләрдә хәтер, игътибар һәм истә калдыру өчен җаваплы нейрогормон эшләп чыгарыла. Акыл эшчәнлеге өчен уңайлы вакыт.

6. 14:00-16:00 сәгатьләрдә йокымсырау күзәтелә — 20 минут йоклап алырга була . Өстәвенә, бу - соматотропин дигән үсеш гормоны эшләнүнең иң югары ноктасы.

7. 17:00дән кортизол кими. Мөһим карарлар кабул итүне туктатырга кирәк.

8. 21:00дә мелатонин эшләп чыгарыла башлый, тән температурасы төшә, организм җылы сорый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: