+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 октябрь , 18:49

Ютәлне алоэ дәвалый

Бу онытылган рецептны сораган идегез.

Ютәлне алоэ дәвалый
Ютәлне алоэ дәвалый

Ангина, бронхит, пневмония вакытындагы ютәлне йомшарту өчен алоэ ширбәте кулланалар.

Аны ничек ясыйлар?
1. Киң авызлы пыяла савытның яртысына кадәр вакланган алоэ яфрагы салырга.
2. Шикәр комы белән күмәргә.
3. Марля белән капларга.
4. Өч көн тотарга, сөзәргә.
Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 аш кашыгы кабалар.

2нче рецепт (язылучыбыздан):
Алоэ, бал, лимонны 1:1:1 катнашмасында ясыйм, көз көне эчәбез, иртән ач карынга бер аш кашыгы. Бу профилактика һәм иммунитетны ныгыту өчен кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: