+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 октябрь , 11:00

Авырый башласагыз, нишләргә?

Уфа табиблары биргән дүрт киңәшне исегездә тотыгыз.

Авырый башласагыз, нишләргә?
Авырый башласагыз, нишләргә?
Сезоннар арасында салкын тию һәм грипп йоктыру куркынычы арта. Уфаның 5нче дәваханәсе табиблары кеше авырый башласа, нишләргә кирәклеген сөйләде.
"Көз — ул юрган ябынып, чәй эчеп утыра торган кичләр вакыты гына түгел. Көз әле салкын тию вакыты да. Бу бигрәк тә хәзер, температура -5 градустан +7 градуска кадәр тирбәлгәндә үзен нык сиздерә".

Беренчедән, ял итәргә кирәк. Йокы һәм күбрәк ятып тору режимы терелүгә ярдәм итә һәм авыруның катлаулану куркынычын киметә.

Икенчедән, күбрәк сыеклык эчегез. Бу җылы чәй, компот, морс булырга мөмкин.

Өченчедән, сәламәтлек өчен файдалы ризык ашарга кирәк. Салкын тию вакытында аппетит кимиячәк, әмма шуңа да карамастан, организмны энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итү өчен ашарга кирәк, ди табиблар.

Ниһаять, авыруның беренче билгеләре булганда, башкаларга йоктырмас өчен, өйдә калырга кирәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: