0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 ноябрь , 08:47

Матурланам дип, үлә язган!

Уфада кызлар битендә менә шундый яралар калдыручы косметолог эшли.

Матурланам дип, үлә язган!
Матурланам дип, үлә язган!

Башкалада яшәүче Светлана Гутова биоревитализациядән соң (гиалурон кислотасы уколлары) чак үлми калган. Суд аның ягына баскан һәм ялган косметологтан 2 млн сум акча түләткән. Бу хакта «Вся Уфа» телеканалы хәбәр итә.

Судта ачыклаганча, ялган косметологның эшчәнлек алып баруга лицензиясе булмаган. Моннан тыш, ул тиешле белемсез ярдәмчесенә процедуралар үткәрүне ышанып тапшырган. Нәтиҗәдә Светлана Гутованың сәламәтлегенә зыян китергәннәр - битендә һәм декольте зонасында ялкынсыну берничә айга сузылган. Алардан эзләр гомерлеккә калачак.

Ялган косметолог нинди дә булса шәрехләрдән баш тарткан. Юрист Максим Меньшиков процедуралар һәм бьюти-үзгәрешләргә ризалашканчы, аны үткәрүчеләр турындагы мәгълүматны өйрәнергә киңәш итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: