+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 ноябрь 2024, 03:55

Диспансеризация узарга иде...

─ Миңа поликлиникадан хат килде: диспансеризация узарга тәкъдим итәләр. Эштән ничек сорап китәргә һәм миңа медицина тикшерүе узу өчен ничә көн тиеш?

Диспансеризация узарга иде...Диспансеризация узарга иде...
Диспансеризация узарга иде...

─ Диспансеризация узар өчен, эш бирүче сезгә хезмәт хакын саклап калып, көн  бирергә тиеш.

Хезмәткәрне сәламәтлеген тикшерү өчен ничә көнгә эштән азат итәргә кирәклеге аның яшенә бәйле. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч елга бер көн бирелә. 40 яшьтән алып пенсия яшенә кадәр диспансерлауга ел саен бер көн каралган. Шул ук вакытта пенсия яшенә кадәр биш ел алдан пенсия алды яше санала. Мәсәлән, 2024 елда пенсия алды яше — хатын-кызлар өчен 53 яшь һәм ир-атлар өчен 58 яшь. Предпенсионерларны һәм эшләүче пенсионерларны диспансерлау узу өчен, хезмәт хакын саклап калып, елына ике көн эштән азат итәргә тиешләр.

Азат ителү өчен датаны җитәкче белән килештерергә һәм эштә диспансерлау узу турында гариза язарга кирәк. Тикшерүдән соң медицина учреждениесендә диспансерлау турында белешмә алырга һәм аны эш урыны буенча күрсәтү зарур.

Әгәр эштә диспансерлау узу өчен тиешле көннәрне бирүдән баш тартсалар, Башкортстан буенча дәүләт Хезмәт инспекциясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Уфа шәһәре, Зур Гражданская урамы, 24. Телефон: 8 (347) 277-87-09.

 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас