-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 ноябрь , 13:45

Сез миләштән ниләр әзерлисез?

Миләшләр өлгергән вакыт. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була.  

Сез миләштән ниләр әзерлисез?
Сез миләштән ниләр әзерлисез?

Кызыл миләштән куас эшләү өчен безгә кирәк булачак:
бер килограмм миләш, ярты килограмм шикәр, ун грамм чүпрә, дүрт литр су.

Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып, изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.

Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Куасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм сакланырга салкын урынга куегыз.

Тирләп-пешеп мунча кереп чыкканнан соң мондый куасны эчеп җибәрү — үзе бер бәхет!

Шулай ук джем ясау рецепты белән дә бүлешәбез.
Безгә кирәк булачак: 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон.

Миләш җимешләрен, лимон, әфлисунны иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 45 минут пешерүне дәвам итәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да салкынча урында тотабыз.

Тәмле булсын!

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: