-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 ноябрь , 15:15

Үсемлек мае озак сакланамы?

Азык-төлекне саклау вакытына игътибар итегез.

Үсемлек мае озак сакланамы?
Үсемлек мае озак сакланамы?
Кайбер хуҗабикәләр азык-төлекне күпләп алып куярга ярата. Ләкин аларның һәркайсының үз саклану вакыты бар.
Казылык — 1 ай. Әгәр соры кунык күренсә, аны җылы су белән юып төшерергә һәм туңмай сөртергә. Салкынча, коры урында сакларга.
Туңмай — 6 ай. Салкын, караңгы урында, капкачлы пыяла яки керамик савытта сакларга.
Атланмай — 10 көн. Яктылыктан сакларга. Суыткычның туңдыру камерасында ике атнага кадәр саклана.
Сары май — 6 ай. Пыяла яки керамик савытта капкачын каплап тотарга, яктылык тәэсиреннән сакларга.
Йомырка порошогы — 1 ай. Дымнан һәм яктылыктан сакларга.
Үсемлек мае — 3 ай. Яктылык төшмәгән салкынча урында тотарга.
Комбижир — 6 ай, маргарин — 1 атна. Суыткычта яки базда өч атнага кадәр.
Он, ярма — 2 ай. Кимерүчеләр керә алмаслык, әйбәтләп капланган савытта сакларга.
Макарон ризыклары — 3 ай. Саклау кагыйдәләре онныкы кебек үк.
Кипкән җиләк-җимеш һәм киптерелгән яшелчәләр — 10 ай. Яктылык һәм дым кермәслек итеп капланган савытта сакларга. Корткычлар һәм күгәрек тигәннәрен алып ташларга.
Томат-пюре — 12 ай. Банканы ачу белән үк файдаланырга. Туңудан сакларга.
Компотлар, сутлар, яшелчә консервалары — 12 ай. Капкачларын тутыгудан сакларга.
Джем, кайнатма, повидло — 12 ай.
Азык-төлекне келәттә, чоланда, базда саклаганда ябык савытлар яхшы. Моның өчен капкачлы (пыяла, фарфор һәм фаянс) банкалар бик җайлы. Эчендәге әйберне белү өчен аның тышына язу ябыштырырга кирәк. Коры продуктлар өчен, аз сыйдырышлы булсалар да, калай банка уңайлы.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: