Дөресрәге, махмыр булмасын өчен хәмер эчмәскә кирәк. Ә эчәсең килсә, каһвә ясарга!
Италия тикшеренүчеләре баш миендә дофамин эшләп чыгаруны туктатып, кофеның алкогольгә тартылуны баса алу сәләтен исбатлаган.
Алкогольгә бәйлелек белән көрәштә гади каһвә ярдәм итә ала. Мондый нәтиҗәгә Кальяри университеты белгечләре килгән.
Италия тикшеренүчеләре төркеме лаборатор күселәрдә экспериментлар сериясен үткәргән. Хайваннарга алкогольне төрле комбинацияләрдә биргәннәр: өстәмәләрсез, кофеин белән, шулай ук билгеле бер рецепторларны блоклый торган препаратлар белән.
Күзәтүләр барышында ачыкланганча, кофеин ләззәт хисе өчен җаваплы дофамин гормонын эшләп чыгаруга комачаулый. Дофамин булмаса, алкогольгә тартылу да кими.
Алынган мәгълүматларның дөреслеген тәҗрибә астындагы хайваннарның миен патологоанатомик тикшерү раслаган. Экспертиза кофеин кабул иткәннән соң дофамин дәрәҗәсенең кимүен ачык күрсәткән.
Тикшеренүчеләр, системалы рәвештә каһвә куллану алкоголь бәйлелеген җиңүнең нәтиҗәле ысулы булырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән. Шул ук вакытта галимнәр билгеләп үткәнчә, кофе үзе дә аңа күнегү китереп чыгарырга сәләтле.
Фото: newsbash.ru