+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 ноябрь , 11:50

Кура җиләге ярдәмгә килә...

Салкын тигәндә аның шифасын күрә беләсезме?

Кура җиләге ярдәмгә килә...
Кура җиләге ярдәмгә килә...

Салкын көннәр башлану белән авыручылар артты. Кемдер вирус эләктереп, кемнәрдер салкын тидереп, томаулап, ютәлләп җәфалана. Әлбәттә, дарусыз терелүе җиңел түгел. Табиб билгеләгән дарулар янында үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимешләр дә булса,  файдасы шундук сизеләчәк. Шуңа күрә хәстәрле хуҗабикәләр җиләк-җимешне киптерә дә, кагын да коя, туңдыргычта да саклый.

 Салкын тигәндә киптерелгән кура җиләгеннән дә шифалырак җимеш юктыр, мөгаен. Аның составында глюкоза, фруктоза, органик кислоталар, пектин, С, D витаминнары бар.

Киптерелгән җимешне, чәй пешергән кебек үк, өстенә кайнар су коеп каплап тоталар. Аны эчкәннән соң, шунда ук җылы итеп төренеп ятарга кирәк. Тир белән бергә организмнан шлаклар да чыга.

Туңдырыгчта кура җиләгенең витаминнары да шул килеш саклана. Салкын көннәрдә кура җиләге яфрагы яки сабагы салынган хуш исле чәй эчү ямьле җәйләрне генә искә төшереп калмый, организмны ныгыта, тәннәрне тазартып җибәрә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: