-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 ноябрь , 08:20

Бөерләрдә таш булмасын өчен дә, ябыгу өчен дә...

Күпме су эчәргә? Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләре белән танышыгыз. 

Бөерләрдә таш булмасын өчен дә, ябыгу өчен дә...
Бөерләрдә таш булмасын өчен дә, ябыгу өчен дә...

Америка галимнәре көн саен җитәрлек күләмдә су куллануның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын өйрәнгән.


Тикшеренү "JAMA Network Open" фәнни журналында бастырылган.

Белгечләр системалы рәвештә су эчү белән бәйле 18 контрольле сынау нәтиҗәләрен анализлаган.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, көненә сигез кружка яки ике литр су эчү бөерләрдә таш хасил булу ихтималын сизелерлек киметә. Ә тәүлегенә алты чынаяк яки 1,5 литр су авырлыкны киметергә ярдәм итә.

Галимнәр шулай ук көненә ике литрдан артык су эчүнең күрсәтелгән дозалар белән чагыштырганда бернинди өстенлекләре булмавын ачыклаган.

Белгечләр шулай ук рационда суның җитәрлек күләмдә булуы мигреньне булдырмый калырга, диабетны һәм түбән кан басымын контрольдә тотарга, шулай ук сидек юллары инфекцияләрен профилактикалауга ярдәм итә дип билгеләде.

Кабатлана торган баш авыртулары булган өлкәннәр өч ай күбрәк су эчкәннән соң үзләрен яхшырак хис иткән. Ә көненә якынча дүрт стакан өстәмә су куллану  канда глюкоза дәрәҗәсе югары булган 
диабет белән авыручы пациентларга ярдәм иткән.

фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: