– Юк, утыртмаячаклар, чөнки Русия Җинаятьләр кодексының 134 мәддәсе нигезендә, җинаять субъекты – 18 яшькә җиткән кеше. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул – тулы хокукка ия булган һәм җинаятьчелеккә сәләтле олы кеше.
Әгәр үзара килешеп эшләнгән эш булса, кыз белән егет никахлашкан очракта яшь кешене җәзадан азат итәчәкләр. Әгәр дә мондый планнары юк икән, кыз белән егет арасында яшь аермасы дүрт елдан азрак булуын исәпкә алып, җинаять җәзасы иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаячак.
Фото: башинформ