Койка ясый башладыгызмы әле? Сугым чорында, Яңа ел алдыннан еш әзерләнә торган ризык ул.
Сөяк шулпасы ул - чиста коллаген, барлык БАДлардан да яхшырак эшли.
Сөякләрне озак итеп кайнатудан килеп чыккан кайнар сыеклык - мөһим туклыклы матдәләр җыелмасы, мәңгелек яшьлек чыганагы дияргә була.
Сөяк шулпасы - косметологиядә ботокс дип атала торган инъекцияләргә гастрономик альтернатива. Сөяк коллагены организмда аминокислоталарга: пролинга, лизинга, аргининга, глицинга һәм глутамин кислотасына таркала. Алар барлык аксымнарның төзелеш материалы булып тора, тире, сөяк, буын күзәнәкләрен формалаштыра.
Яшь барган саен организмда табигый юл белән кирәкле күләмдә коллаген эшләп чыгару кими. Шуңа күрә дерелдәвекне диетологлар да бик ярата - ул туклыклы да, тәмле дә, файдалы да һәм гарантияләнгән нәтиҗәгә ия: буыннарны ныгыта, тирене сыгылмалы итә.
Фото: телеграмм-каналдан