-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 декабрь , 19:05

Капиталь ремонт өчен взнос түләргәме?

– Үзләренең күпфатирлы йортында ремонт үткә­релгәннән соң да милекчеләр капиталь ремонт өчен взнослар түләргә тиешме?

Капиталь ремонт өчен взнос түләргәме?
Капиталь ремонт өчен взнос түләргәме?
– Тиеш. Күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасы Русия Торак кодексының 168 мәддәсенең 2 өлеше нигезендә аны Русия Федерациясе субъекты территориясендә урнашкан барлык күпфатирлы йортларда үткәрү өчен кирәкле вакытка формалаштырыла.
 
Бер йортта төрле вакытта капиталь ремонт кысаларында төрле эшләр яисә хезмәтләр башкарылырга мөмкин. Шул рәвешле, билгеле бер эш төрен башкарганнан соң да киләчәктә башкарылачак башка эшләр кала. Шуңа бәйле рәвештә, күпфатирлы йорт фатирлары милекчеләре гомум милекне капиталь ремонтлауга взнослар түләүне дәвам итә.
Шул ук вакытта эшләр тулы күләмдә дә башкарылырга мөмкин (ягъни йорт шунда ук төзекләндерелә). Әмма бу милекчеләрне взнослар түләүдән азат итмәячәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: