-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 декабрь , 13:27

Кулларыгыз ярыламы?

Салкыннан куллар өшесә, нәрсә ярдәм итә?

Кулларыгыз ярыламы?
Кулларыгыз ярыламы?

Салкыннар башлану белән минем кулларның тиресе бозыла, хәтта ярылырга, канарга да мөмкин.

Интернет киңлекләреннән җайлырак ысулларны язып алдым:

1. Крем+перчаткалар. Кулларга калынрак итеп махсус крем сөртергә һәм резин перчаткалар киеп куярга, 20-30 минут тотарга кирәк.

2. Җылы зәйтүн мае. Ярылган тирегә сөртергә һәм тулысынча сеңгәнче массажларга. Бу тирене дымландырырга һәм ярыкларны йомшартырга ярдәм итәчәк.

3. Бал. Дымландыру үзлекләренә ия һәм коры тирене торгызырга ярдәм итә ала. Бал белән массажларга, аннан җылы су белән юарга кирәк.

4. Каз мае яхшы дымландыра, тулысынча сеңгәнче массаж ясарга.

5. Алоэ вера согы. Ялкынсынуга каршы һәм дәвалау үзлекләренә ия. Алоэ вера яфрагын кисеп алырга һәм аның гель өлешен бармак тиресендәге ярыкларга сыларга. Беркадәр вакытка калдырырга һәм җылы су белән юарга.

Йомшарткыч ванналар ясарга була:
- суга берничә кашык зәйтүн мае;
- бал;
- солы ярмасы (геркулес) өстәргә.

Бармакларны 10-15 минут шунда тотарга.

Фото: телеграмм-канал

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: