Әстерхан чикләвеге бүлгесеннән (перегородкасыннан) төнәтмә рецепты. Аны түбәндәге максатларда кулланалар:
-гипертония, шикәр диабеты, радикулит авырулары,
-калкансыман биз авырулары,
-артык гәүдә авырлыгы,
-колит, конъюнктивит,
-иммунитет какшавы, хәлсезлек,
- мастопатия, миома,
-простата бизе аденомасы,
-гомум хәлсезлек һ.б.
Соры төстәге шешәнең (0,5 л) өчтән бер өлешен чикләвек бүлгесе белән тутырырга һәм тулганчы аракы коярга. 21 көн төнәтергә. Өч атнадан соң сөзеп алып, ашар алдыннан берәр калак эчәргә.
Су кушып та ясарга була: ярты стакан чикләвек бүлгесен кәстрүлгә салырга һәм берничә стакан су коярга. Кайнап чыккач, бер-ике минут салмак утта кайнатырга. Бераз суынгач, сөзеп алырга. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр берәр йотым эчергә.
Фото: телеграмм-каналдан.