-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 декабрь 2024, 09:35

Укытучыны кимсеткәннәр...

– Мәктәптә укытучы булып эшлим. Бер укучым “ВК”дагы фотома ачыктан-ачык сүгенү сүзләре белән шәрехләр калдырган. Соңрак бетерде, тик мин скриншот ясарга өлгердем. Аны ничек җаваплылыкка тарттырырга мөмкин?

Укытучыны кимсеткәннәр...
Укытучыны кимсеткәннәр...
─ Мыскыллау факты буенча гариза белән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин, чөнки Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының 5.61 мәддәсе белән административ хокук бозу турында эш кузгату прокурорның компетенциясенә керә.
 
Халык алдында яисә киңкүләм мәгълүмат чараларында мыскыллау гражданнарга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф белән яный. Балага 16 яшь тулган булса – ул үзе, юк икән, әти-әнисе җавап бирәчәк.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: