Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да, 100%ка куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәк тә. Ул вакытыннан алда, тиеш булмаган юнәлештә шартлап зур җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә салют, фейерверк, петардаларны алганда ук зур игътибар таләп ителә. Контрафакт товар алу куркынычы да зур. Шулай итеп,
- Пиротехниканы бары тик олылар гына сатып алырга тиеш һәм балаларга аны бары тик олылар янында гына куллану рөхсәт ителә!
- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз!
- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин)...
- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку да таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш.
- Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан ким дигәндә 20 метр читтә генә кулланырга ярый. Агач арасында куллану да кагыйдәләргә каршы килә. Фитилен кабызган вакытта биткә якын китермәскә. Фитильне кул ераклыгына сузып кабызырга. Ул 6-8 секунд яна, аннан чыккан очкыннар тиз генә сүнми һәм нык кына пешерә ала.
- Ракета, фейерверкларны, кешеләргә зыян салмасын өчен, бик сак кулланырга кирәк. Кайвакыт карга урнаштырылган ракета авышып кешеләр төркеменә атарга мөмкин. Шуңа аларны урнаштыруга да зур игътибар таләп ителә.
- Пиротехник чараларны җилле вакытта кулланырга ярамый!
- Балалар пиротехник җиһазлар белән шаярмасын, ул уенчык түгел!
- Пиротехниканы төшереп җибәрергә, бигрәк тә кеше аяк астына ыргыту тыела.
- Хлопушка һәм бенгаль утыннан кала барлык төр пиротехниканы кулдан җибәрергә ярамый.
- Пиротехниканы кесәләрдә йөртү тыела.
- Фейерверк өстенә иелергә ярамый.
- Ракета, фейерверкларны йорт эчендә куллану да бик куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан