+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 гыйнвар , 09:15

“Ана капиталы” акчасы калган иде

─ Без “ана капиталын” фатир сатып алуга файдаландык, әмма исәптә зур булмаган сумма калды. Аны ничек алырга?

“Ана капиталы” акчасы калган иде
“Ана капиталы” акчасы калган иде
– “Ана капиталы” акчалары белән эш иткәннән соң сертификатларында 10 мең сум һәм аннан да азрак акча калган гаиләләр бу калдыкны бер мәртәбә бирелә торган түләү рәвешендә ала ала. Бу хакта хәбәр сертификат хуҗаларына “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетка җибәрелгән.
 
Файдаланылмаган калдык сумма баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Акчаларны теләсә нинди максатка тотынырга мөмкин.
Сертификатта күпме акча калганын белү өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында күчерүгә заказ бирергә кирәк. Шунда ук акчаны алуга гариза тутырырга мөмкин. Моны Социаль фондның клиент хезмәтендә, яки Күпфункцияле үзәктә дә эшләргә мөмкин. Гариза ун эш көне дәвамында карала, акчалар биш көндә күчерелә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: