─ Чит җирне басып алу – “беркемнеке дә булмаган” җирне үз белдегең белән файдалану кебек үк, киң таралган хокук бозу. Җир хуҗасы басып алучыга үз таләпләрен белдерергә хокуклы. Әгәр сүз күршеләрегез турында бара икән, бәхәсне тыныч юл белән хәл итәргә тырышып карагыз. Килешүгә ирешеп булмый икән, урындагы үзидарә органына яки “Росреестр”га мөрәҗәгать итегез.
Дәүләт инспекторы хокук бозуны тиешле срокта бетерү турында күрсәтмә бирә ала, шул вакыт узгач яңадан тикшерү үткәрелә. Кагыйдә бозучыга күрсәтмәне үтәмәгән өчен штраф яный: гражданнар өчен штраф ─5 мең сумнан, юридик берәмлекләр өчен 100 мең сумнан башлана.