+10 °С
Дождь
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
16 Января 2025, 06:53

Бүген - балык пешерә торган көн!

Пәнҗешәмбене балык көне, диләр. Элек нәкъ шушы көнне ашханәләрдә мотлак балык ризыклары әзерләнгән.

Бүген - балык пешерә торган көн!Бүген - балык пешерә торган көн!
Бүген - балык пешерә торган көн!

Яңа ел салатларыннан соң дөрес туклануга әйләнеп кайтырга вакыт. Рационыгызда балык булырга тиешлеген дә онытмагыз.

Балыкның файдасы:
1. Ул организм өчен кирәкле аксымга бай, шулай ук Омега-3 май кислоталарының бик яхшы чыганагы булып тора, алар исә кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә, йөрәк һәм баш миенең эшчәнлеген яхшырта.
2. Анда йод бар, ул калкансыман бизнең дөрес эшләве һәм тире, чәч һәм тырнакларның сәламәтлеген саклау өчен кирәк.
3. Ул d витаминына бай, ул сөяк тыгызлыгын яхшыртырга һәм остеопороз үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә.
4. Шикәр чире, депрессия һ.б. бик күп авырулар үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә ала.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас