1нче ысул. Сатып алу
Дача участогының еллар буе каралмавы аны хуҗасыннан тартып алуга сәбәп була алмый. Хәтта иң ташландык участокның да хуҗасы бар, һәм ул гына аны кулланырга хокуклы. “Әгәр ташландык участок бакчачылык ширкәте составында булса, ширкәт үзе дә, күршеләр яки теләсә кайсы өченче зат бу участоктан үз белдеге белән файдалана һәм аның белән идарә итә алмый, ягъни, аны биләп алырга, бакча эшкәртергә, үләнен чабарга, йортны ремонтларга хокукы юк”, – дип ассызыклый “Легес-бюро” адвокаты Ольга Митева.
Эшне нәрсәдән башларга?
Иң тәүдә ташландык участокның хуҗасын табарга тырышырга кирәк. “Росреестр”ның Федераль кадастр палатасы эксперты Надежда Лещенко аңлатуынча, моны түбәндәгечә эшләргә мөмкин:
* хуҗасы турында мәгълүматны алу өчен ташландык участок урнашкан бакчачылык ширкәте (СНТ) рәисенә яки урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәргә;
* күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматын сорарга;
* участокның кадастр номеры буенча (аның кадастр номеры булганда) ачык кадастр картасыннан файдаланырга була.
Хуҗасы табылгач, аның белән җир участогын сатып алу яки арендалау турында килешү төзергә мөмкин. Әлбәттә, аңа караган җиргә һәм андагы корылмаларга хокук билгеләүче документларны тикшерергә кирәк.
“Җир участогы һәм аңа бәйле объектларның язмышы, әгәр участок һәм анда урнашкан йорт аларның хуҗасына карый икән, бер үк төрле, дип билгели Җир кодексы. Бу очракта әлеге участокка милек хокукларын йортка хокукларны сатып алу һәм рәсмиләштерү белән бер үк вакытта рәсмиләштерергә кирәк”, – ди Федераль кадастр палатасы эксперты.
Санкцияләр бар
Ташландык йортны реестрда күрсәтелгән милекченең ризалыгыннан башка үз белдегең белән кулланырга ярамый. Бу җинаятькә тиң (Русия Җинаять кодексының 139 маддәсе), ул штраф, холык төзәтү эшләре һәм хәтта иректән мәхрүм итүгә китерергә мөмкин.
2нче ысул. Хуҗасының баш тартуы
Ташландык участокка милек хокукын рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче тагын бер вариант – хуҗаның мондый милектән турыдан-туры баш тартуына ирешү.
Мондый хәл сирәк очрый, һәм яңа хуҗа булу мондый очракта катлаулырак булачак, әмма теоретик яктан мөмкин. Моның өчен дача хуҗасы “Росреестр”га участоктан баш тарту турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) аша яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза булганда, электрон рәвештә дә бирергә мөмкин.
Гариза алгач, ведомство участокка милек хокукын туктатуны теркәячәк, җир муниципаль яки төбәк хакимиятенә күчәчәк. Аннары дачаны сатуга куялар яки яңа хуҗага арендага бирәләр.
3нче ысул. Тартып алу
Әгәр участок өч елдан артык кулланылмый яки рөхсәт ителгән җир тәгаенләнешен бозып кулланыла икән, юристлар кызыксынучы кешегә муниципаль берәмлек хакимиятенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Ләкин бу очракта да участокны шунда ук үзләштерүгә өметләнергә кирәкми.
“Гаризаны карау буенча урындагы үзидарә органы тиешенчә файдаланмау сәбәпле җир участогын тартып алуны таләп итеп судка мөрәҗәгать итә. Участок муниципаль берәмлек милкенә әверелгәч, аны шәхси милек итеп рәсмиләштерергә мөмкин булачак”, – ди Русия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Артем Коростелев.
Милекчедән милекне тартып алу – усал рәвештә хокук бозучыларга карата кулланыла торган соңгы чара. Ләкин, юристлар әйтүенчә, җавапсызлык күрсәтүче милекчеләрне күчемсез милектән мәхрүм итү практикасы әкренләп формалашуын дәвам итә.
Коммерция белән бәйле булмаган бакчачылык ширкәтләре мондый милекчеләргә аларның җир участокларын хуҗасыз дип тану, аларга милек хокукын туктату һәм аны алу турында дәгъва белдерә, ди юристлар һәм мондый эшләр буенча суд җир участокларына милек хокукын туктату һәм тартып алу турында карар чыгара ала. Ширкәтнең варисларга карата судка мөрәҗәгать итәргә хокукы барлыгы күрсәтелә.
Контрольне көчәйтү мөһим
2021 елның февралендә Росреестр хуҗасыз дача участокларын контрольдә тотуны катгыйландыруга юнәлтелгән закон проектын эшләде. Ведомство ширкәтләр рәисләренә дачаны тиешле тәртиптә тотмаучылар, законны санга сукмаучылар турында хәбәр итү һәм тикшерүләр оештыру өчен дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү хокукы бирергә тәкъдим итә. Сүз дача биләмәләрен ташлап киткән яисә аларны билгеләнгән максат буенча кулланмаган хуҗалар турында бара (мәсәлән, участок хуҗасы анда хостел яки “автомойка” оештырган). Хокук бозу ачыкланса, хуҗага аларны бетерү турында күрсәтмә биреләчәк һәм билгеләнгән күләмдә штраф салыначак. Әгәр дә дачник күрсәтмәне санга сукмаса, участокны тартып алырга да мөмкиннәр.
4нче ысул. Милекнең хуҗасыз дип танылуы
Әгәр участокның хуҗасы булмаса (ул билгесез, хәбәрсез югалган дип табылган, җирдән баш тарткан яки беркайчан да булмаган), җир хуҗасыз дип танылырга мөмкин һәм, бу очракта ул урындагы хакимият милкенә күчә. Шуннан соң җирне дача белән бергә аукционда сатып алырга, арендага яки сатып алырга мөмкин.
Участок урындагы хакимияткә, аны хуҗасыз дип исәпкә куйганнан соң бер ел узгач, аларның милек хокукын тану турында судка мөрәҗәгать итсәләр һәм суд уңай карар чыгарса гына күчә.
Әгәр ташландык участокның хуҗасы үлсә, башка кешегә аның җиренә үз хокукларын рәсмиләштерергә тырышырга кирәкми: милек варисларга күчәргә тиеш, ә алар булмаганда, муниципалитет милкенә күчә, дип билгеләнә законда. Участок хуҗасының биш ел дәвамында кайда булуы турында мәгълүматны билгеләү мөмкин булмаган очракта, суд тарафыннан үлгән дип игълан ителсә, шундый ук тәртип кулланыла. Әгәр җир хуҗасы суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылса, инстанция участокны башка кешегә идарә итүгә тапшыра. Аның тәртибен опека һәм попечительлек органнары билгели.
5нче ысул. 15 ел дәвамында әлеге җирдән намуслы файдаланып
Хуҗасыз дача участогының (йортның) законлы хуҗасы булуның тагын бер ысулы – сатып алу вакыты белән бәйле (Русия Гражданнар кодексының 234нче маддәсе). Бу принцип буенча, милек хуҗасы булмаган, әмма 15 ел дәвамында ул җирне намуслы файдаланган, үзенеке итеп тәрбияләгән граждан яки юридик берәмлек бу милеккә милек хокукын ала.
Әмма, әгәр милекче турында язма ЕГРНда теркәлгән булса, бу ысулдан файдалану авыр булачак. Гомумән, экспертлар аңлатмаларыннан күренүенчә, ташландык участокны, нигездә, бер генә ысул белән кулга төшерергә мөмкин – хуҗасын табып, сатып алу яки аренда килешүе төзү. Әгәр дә закон нормаларын урап үтеп, кемдер җирне рәсмиләштермичә генә файдалана башлый икән, шуны истә тотарга кирәк: участокны үз белдеге белән биләүчегә (хуҗа булучыга) административ штраф яный – (Русия Административ хокук бозулар кодексының 7.1 маддәсе). Физик берәмлекләр өчен бу кадастр бәясенең – 1-1,5 проценты (әмма 5 мең сумнан ким түгел), ә кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф каралган.