Авырый башлаганны сизеп алганда ук дәвалансаң, авыруны туктатып калырга була. Ә ничек дәваланырга?
Укучылардан шушы хакта килгән киңәшләр белән бүлешәбез.
Рәвия: "Авырый башлаганны сизсәм, ярты чай калагы соданы 1/3 стакан суда болгатып, авызда төгәл 5 минут тотам. Шул катнашма белән борынны да чайкатам. Ярдәме тия, эшләп карагыз, аның зыяны юк".
Нурия: "Мин температура югары булмаганда кура җиләге болгатып кайнар чәй эчәм дә төренеп ятам. Кура җиләге табигый антибиотик диләр бит! Булыша, чирләп китмәссез!"
Алсу: "С витамины яисә гөлҗимеш заварить итеп, бал белән эчәргә кирәк".
Сез дә үзегезгә ярдәм иткән ысуллар белән бүлешегез, дуслар. Кемгәдер, бәлки, ярдәм итә алырбыз.
Фото: bashinform.ru