+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 гыйнвар 2025, 14:30

Аяк киемегез таямы?

Бозлавыкта таеп имгәнмәс өчен нишләргә соң?

Аяк киемегез таямы?
Аяк киемегез таямы?

Аяк киеменең табанына лейкопластырь ябыштыру берникадәр ярдәм итә. Лейкопластырьне, 3-4 сантиметр озынлыгында кисеп алып, итек табанына берничә урынга ябыштырыгыз. Дөрес, аның файдасы салкын көннәрдә генә сизелә. Аяк асты җепшек булганда пластырь тиз кубып төшәчәк.

Итек табанына “Момент” җилеме белән зур булмаган киез кисәге ябыштырсагыз, 1-2 атна курыкмыйча йөри алырсыз.

Киез урынына наждак кәгазе ябыштырсагыз, файдасы 3-4 атнага җитәргә мөмкин.

Аяк киеме табанына җилем белән бизәкләр ясап киптерсәгез, бозлавыкта 1-2 атна йөрергә була.

Шулай да, итекчегә барып, аяк киеме үкчәсенә полиуретан набойка суктырсагыз, күпкә отышлырак булачак.

Фото: vk.com/avulselo

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас