+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
22 гыйнвар 2025, 07:04

Кабактан кайнатма ясагыз!

Кабакта организмга кирәкле бик күп элементлар бар.

Кабактан кайнатма ясагыз!Кабактан кайнатма ясагыз!
Кабактан кайнатма ясагыз!

Башка елларда кабак, әфлисун, лимонны һәркайсын вак итеп турап, кайнатма ясый идек. Сүз дә юк, бик тәмле, бик матур да була. Әмма турарга бик озак. Быел лимонның орлыкларын гына алдык, кабакны чистарттык та бөтенесен иттарткычтан чыгардык.

Бераз шикәр комы кушып болгаттык һәм, кайнап чыккач, салмак утта 5-7 минут тирәсе пешердек. Аннары янә шикәр комы салып, ул эреп беткәнче болгаткалап тордык.

Уртача зурлыктагы кабак, сигезәр лимон һәм әфлисуннан ясадык. Ярты өлеше кабак, ярты өлеше әфлисун белән лимон булса, тәмлерәк килеп чыга. Башта бер кг тирәсе шикәр комы кушсак, кайнап чыккач, 4 кг тирәсен, акрынлап салып, болгаттык. Бөтенесе 8 литр чамасы варенье чыкты. Саклана торган варенье. Искиткеч тәмле, куе, камыр ризыклары пешергәндә дә кулланып була.

Фото: vk.com/avulselo

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас