+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
28 Января 2025, 08:18

Яшел суган үстерәсезме?

Аның витаминнарга бай булуын онытмыйк.

Яшел суган үстерәсезме?Яшел суган үстерәсезме?
Яшел суган үстерәсезме?

Тәрәзә төбендә яшел суган үстерә башладыгызмы әле, дуслар? Организмда витаминнар кими, аны вакытында тулыландырып торырга кирәк.

Менә яшел суганның файдалары:
- язгы авитаминоздан;
- хәлсезләнгәндә, арыганда, салкын тигәндә, баш әйләнгәндә;
- йөрәк мускулын һәм кан тамырлары тышчасын ныгыта, кан басымын нормага китерә;
- азканлылыктан;
- авыз куышлыгындагы микробларны үтерә;
- үт куу чарасы буларак һәм үт куыгында ташлар ясалуны кисәтү өчен көненә 2-3 кыяк яшел суган ашау җитә;
- кыяктагы кверцетин антиоксиданты яман шештән саклый.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас