-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мең дә бер киңәш
30 гыйнвар , 12:37

Тавыгыгыз йомырка саламы?

Тавыкларга чүпрә кирәк. Бер укучыбыз шулай киңәш итә.

Тавыгыгыз йомырка саламы?
Тавыгыгыз йомырка саламы?

"Кышын тавыклар йомырка салуны киметә. Тавыкларга чүпрә һәм акбур бирә башлау белән йомырка салулары да күзгә күренеп арта.

Кичтән 1 литр суга 1 аш кашыгы чүпрә (корысын да, чиен дә биргәнем бар), аз гына шикәр комы кушып болгатам. Ул күперә. Бер чиләк тавык азыгына чүпрә һәм бер уч акбур кушам. 5-6 көн шулай өстәмә тукландыргач, тавыклар йомырка сала башлый. Акбурны азыкларына атнага 1-2 тапкыр кушам".

Фото: vk.com/avulselo

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: