+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 февраль 2025, 09:10

Сертификатның акчасын алырга иде

─ Яңа елга бер кибеткә сертификат бүләк иткәннәр иде. Миңа аннан товар  кирәкми. Сертификат өчен акчасын ала аламмы?

Сертификатның акчасын алырга иде
Сертификатның акчасын алырга иде

─ “Роспотребнадзор”ның  Башкортстан буенча идарәсе бүләк карталарын һәм сертификатларын кибеткә кайтару буенча 3 төп киңәш бирде:

"Бүләк карталарында, гадәттә, алмашу һәм кире кайтару мөмкин түгел, дип язалар. Гамәлдә булу вакыты, мәсәлән, 1 ел. Әмма бу ─ закон бозу. Бүләк сертификаты ул ─ товар өчен алдан түләү турындагы документ. Ягъни формаль яктан сез товар яки хезмәт өчен ниндидер аванс кертәсез. Әгәр сез  сертификаттан файдалана алмасагыз, бу авансны кире кайтарырга хокуклысыз”, — дип киңәш иттеләр ведомствода.

Әгәр картада сертификат суммасы язылган, ә акча азрак сарыф ителгән булса, кибет сдачаны кире кайтарырга, яки калганын икенче сатып алуга күчерергә тиеш. “Сезне картаны шундук сарыф итәргә мәҗбүр итсәләр яки сдачаны кайтарудан баш тартсалар, бу шулай ук закон бозу”, — диделәр төбәк “Роспотребнадзор”ында.  

Әгәр картаның вакыты чыккан икән, бу очракта да акчаны  кайтарырга мөмкин. “Акчаны сертификат сатып алганнан соң өч ел дәвамында кайтарырга мөмкин — бу мондый эшләр буенча дәгъва вакыты", — дип аңлаттылар күзәтчелек ведомствосында.

 

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас