+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 февраль 2025, 17:45

Кышкы хозурлык артында хәвеф бар!

Белгечләр киңәшләренә таянып, фаҗигале хәлләрдән саклану кагыйдәләрен янә бер искәртәбез.

Кышкы хозурлык артында хәвеф бар!
Кышкы хозурлык артында хәвеф бар!
Кыш – табигатьнең матур, сихри бер мизгеле. Ләкин шушы хозурлык артында безне еш кына хәвеф тә сагалый. Елга-күлләр өстендә быелгы юка боз, көзгедәй тайгак юллар, тюбинг, “ледянка” кебек кышкы күңел ачу чараларының куркынычы һәм, әлбәттә, янгыннар...
Бүген без, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре киңәшләренә таянып, имгәнүләрдән, фаҗигале хәлләрдән саклану кагыйдәләрен янә бер искәртеп китмәкчебез.


Боз өстенә чыкма!

Җылы кышта быел боз юка. Шуңа да тотрыклы салкыннар башланганчы боз өстенә чыгу куркыныч. Белгечләр ассызыклавынча, 7 сантиметр калынлыктагы бозга чыгу кеше гомере өчен хәвефле. Боз кешенең авырлыгын күтәрә алсын өчен аның калынлыгы кимендә 10 сантиметрга җитәргә тиеш.
Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерә күрмәгез, ул аяк астында җимерелеп, боз астына төшеп китүегез ихтимал. Бозны таяк белән сугып тикшерү хәерлерәк. Юка боз сөттәй болганчык, соры төстә була. Көпшәкле боз аеруча куркыныч, ул боз да түгел, ә туңган кар, ул чатнамыйча шунда ук җимерелә. Кара, үтәкүренмәле боз – иң ышанычлысы.
Боз өстендә тәүлекнең якты вакытында булырга һәм кире килгән маршрут буенча кайтырга киңәш ителә.

Әгәр төшеп китсәң...

Бозлы суга төшеп киткән очракта паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тын алышыгызны контрольдә тотыгыз. Бәргәләнү энергияне генә бетерәчәк. Тынычланып, боз өстенә чыгарга тырышыгыз. Кулларыгызны читкә сузыгыз һәм тәнегезне агым юнәлеше буенча горизонталь юнәлтеп, боз кырыена ябышырга тырышыгыз.
Боз читенә күкрәк белән сак кына таяныгыз, аннары боз өстенә башта – бер, аннары икенче аягыгызны куярга тырышыгыз. Килгән юл белән әкрен генә ярга таба шуышыгыз.

Ничек ярдәм итәргә?

Бозлы суга егылган кешене күрсәгез, тиз арада ашыгыч ярдәм яисә коткаручыларны чакыртыгыз. Таяк, шарф яисә каеш алыгыз. Аларны бергә ялгарга да була. Шул ук вакытта бәлагә тарыган кеше янына, аякларны киң куеп, коткару чараларын алга этеп, шуышып барырга кирәк.
Судагы кешедән берничә метрда туктагыз, аңа бау, таяк, кием очын ташлагыз. Зыян күрүчене бозга сак кына, кискен хәрәкәтләр ясамыйча чыгарыгыз. Аннары җылы урынга илтегез, ярдәм күрсәтегез: юеш киемен салдырыгыз, спиртта, аракыда чылатылган тукыма яисә кул белән тәнен ышкыгыз (тән кызарганчы), кайнар чәй бирегез.
Беркайчан да зыян күрүчегә алкогольле эчемлекләр бирмәгез – мондый очракларда бу үлемгә китерергә мөмкин.

Тюбингта шуу рәхәт тә, куркыныч та!

Чанадан аермалы буларак, тюбинг таудан төшкәндә зур тизлек җыя, хәтта үз күчәре тирәсендә бөтерелеп әйләнә. Бу шуучыга көчле хисләр, адреналин бирә. Ләкин шул чакта алган бер минутлык шатлыкның гомерлек үкенечкә әйләнү куркынычы бик зур. 
Тюбингта шуганда нәрсәләр эшләргә ярамый?
! Рәсми рөхсәт ителмәгән урыннарда, трамплиннарда, тау битенең бозланган яки карсыз урыннарында шумагыз.
! Басып, тезләнеп яисә ятып шумагыз, шулай ук хәрәкәт вакытында тюбингтан сикереп төшмәгез.
! Кар машинасына, автомобильгә яисә башка транспорт чараларына тагылган тюбингта җилдерү еш кына фаҗигале тәмамлана.
! Бер урынлык “ватрушка”га берничә кеше утырмагыз.
! Берничә тюбингны үзара бәйләп, “паровоз” ясап шуу да хәвефле.
! Тюбингта исерек килеш шумагыз!

Тайгак юлда таеп егылмагыз!

Бозлавык – кыш айларында зур куркыныч тудыра. Тайгак юлда егылу бәрелүгә, имгәнүгә, кул-аяк, хәтта умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин. Бозлавыкта егылып имгәнмәс өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
–​ кышкылыкка табаны резинадан яисә термопласттан ясалган, үкчәсез аяк киеме сайлагыз;
–​ аяк киеме табанына берничә кат лейкопластырь яисә эре бөртекле наждак кәгазе ябыштырырга мөмкин;
–​ бозлавык юлда ашыкмыйча, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, вак-вак адымнар белән атлагыз;
– аяклар тездә бераз бөгелгән, гәүдә алгарак иелгән булсын;
–​ кулларны кесәгә тыгып бармагыз, егылганда аларны сындыру ихтималы зур;
–​ таеп китеп, аркага егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш җәрәхәтеннән саклаячак;
– әгәр егылган кеше бик авыртынса, кул-аякларын тоймаса, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк;
– табиблар килгәнче кешене кузгатырга яисә борырга ярамый, чөнки бу хәлне начарайтырга гына мөмкин.

Бурдан – кала, уттан...

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә белдерүләренчә, соңгы биш елда республикада электр җиһазларын дөрес кулланмау сәбәпле 10 меңнән артык янгын чыккан.
Беренче чиратта, мондый хәл электр җылыткычларын файдаланганда килеп чыга. Кулдан ясалган “теплушкалар” кулланмагыз! Бүген кибетләрдә һәм маркетплейсларда бәясе һәм куәте буенча дистәләгән вариант табарга мөмкин. Акчаны янга калдырам дип, йортсыз каласыгыз килмәсә, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Хәзер күп җылыткычларның махсус саклау системасы бар. Җиһаз артык кыза башлау белән ул автомат рәвештә сүнә. Бу функция электр челтәренә артык йөкләнешне һәм янгыннарны булдырмый калырга ярдәм итә.
Йортыгызга янгын хәбәрчесе куегыз. Ул түшәмгә беркетелә һәм төтен чыгу белән тавыш бирә башлый. Саннар үзләре үк сөйли: Башкортстанда мини-сирена 1145 кешенең, шул исәптән 438 баланың гомерен саклап калган. Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләр, күп­балалы гаиләләр һәм аз мобильле кешеләр янгын хәбәрчесен бушлай ала.

Балаларга тукып торыгыз!

Әти-әниләр балаларына янгын чыккан очракта ничек дөрес эш итәргә кирәклеген аңлатырга тиеш.
Беренчедән, бала паникага бирел­мәсен, тиз эш итсен.
101 яисә 112 номеры буенча шалтыратып, янгын чыгу турында хәбәр итсен, фамилиясен, төгәл адресын, кайда һәм нәрсә янганын әйтсен.
Янгын турында күршеләргә хәбәр итәргә мөмкин.
Иң мөһиме – карават астына, шкафка, ванна бүлмәсенә качарга ярамый! Фатирдан, йорттан тизрәк чыгып китәргә тырышырга кирәк.
Төтен куркынычы уттан ким түгел. Әгәр йорт, фатир төтен белән тулса, борынны һәм авызны дымлы чүпрәк белән капларга, идәнгә ятарга һәм шуышып чыгу юлына таба барырга кирәк.
Күпкатлы йортта янгын вакытында лифт сүнәргә мөмкин, шуңа аннан файдаланырга ярамый.
 
Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас