+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 февраль 2025, 15:25

СВОда һәлак булган яугирнең акчасы кемгә тиеш?

─ СВОда катнашучы яугир һәлак булды. Аның хатыны, балалары юк, әнисе һәм үги әтисе генә бар. Мөгаен, кайдадыр үз әтисе дә исәндер. Аның турында берни дә билгеле түгел, ул улын тәрбияләүдә катнашмады, 2-3 яшькә кадәр генә аның белән яшәде. Бу очракта түләүләр ничек бүленәчәк? Биологик әтисен эзләя­чәкләрме?

СВОда һәлак булган яугирнең акчасы кемгә тиеш?
СВОда һәлак булган яугирнең акчасы кемгә тиеш?
─ Әйе, эзләячәкләр. Әмма үлгән кешенең варисларын эзләү бурычлары аның яшәү (теркәлү) урыны буенча нотариуска йөкләтелә. Әгәр дә биологик әтисенә мирас турында хәбәр ителгәннән соң (почта аша) ярты ел узгач, ул хатка җавап бирмәсә, яисә хат, саклау срогы тәмамланып, кире кайтса, мирас эше барыбер ачылачак, ә мәрхүмнең милке әнисенә калачак.
 
Шул ук вакытта биологик ата Русия Гражданнар кодексының 1155 мәддәсе нигезендә улының үлеме турында белгәч, 6 ай эчендә үлгән кешенең милкенең яртысына дәгъваларын суд аша белдерергә хокуклы.
 
Тагы да атаның улының хәрби исәп документларында күрсәтелүе мотлак. Ул күрсәтелмәгән икән, аңа түләүләр бирелмәячәк.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас