Майсыз ит һәм балык. Хайван аксымының иң яхшы чыганаклары булып, сыер ите, тавык, күркә һәм диңгез балыгы санала.
Кузаклылар. Нут, фасоль һәм ясмык — файдалы үсемлек аксымы һәм тимер чыганагы.
Банан. Аларда калий күп, ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә булышлык итә.
Йомырка. Ул - файдалы аксым һәм майлар чыганагы.
Сарымсак. Ул ялкынсынуга каршы һәм антибактериаль чара буларак хезмәт итә.
Яшел үсемлекләр. Яфраклы тәмләткечләр - күптөрле витаминнар чыганагы.
Авокадо. Бу җимеш составында файдалы майлар һәм фолий кислотасы бар.
Чикләвекләр. Әстерхан, миндаль һәм башка төр чикләвекләр витаминнар, минераллар һәм файдалы майларга бай.
Фото: bashinform.ru