+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 февраль , 09:47

“Ташландык”тан ничек котылырга?

Яңа закон җир хуҗаларына таләпне көчәйтте.  

“Ташландык”тан ничек котылырга?
“Ташландык”тан ничек котылырга?

2025 елның 1 мартыннан илдә, җир учас­токлары максатлы файдаланылмаган очракта, милек хуҗаларын җаваплылыкка тарттыру турындагы закон көченә керәчәк. Мондый җир участокларының кайсы категориягә каравы мөһим түгел, ягъни ул авыл җирендә урнашса да, төрле ширкәтләр карамагындагы бакчачылык яисә яшелчәчелек юнәлешендә булса да, законны санга сукмаучыларга таләп бертөрле булачак. Нинди очракларда җир участогы файдаланылмый яисә максатлы кулланылмый дип бәяләнә? Законда билгеләнгән таләпләр үтәлмәгән очракта, милек хуҗаларына нинди җаваплылык яный һәм аның күләме ничек билгеләнә?

Файдаланылмаса, нәрсә көтә?

Законда билгеләнүенчә, файдаланылмый яткан участок дип, беренче чиратта, авылда яисә дачаларда өч елдан артык файдаланылмаган җирләр бәяләнә. Тиешле органнар тарафыннан закон бозу очрагы ачыкланса, милек хуҗасына Русия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 88 статьясы буенча штраф салыначак.
Участокның кадастр бәясе билгеле булса, штраф күләме түбәндәгечә карала:
* Физик берәмлекләргә: кадастр бәясенең 1-1,5 проценты күләмендә, әмма 20 мең сумнан да ким түгел;
* Вазыйфалы кешеләргә: кадастр бәясенең 1,5-2 проценты күләмендә, әмма 50 мең сумнан да азрак түгел;
* Юридик берәмлекләргә: кадастр бәясенең 3-5 проценты күләмендә, ләкин 400 мең сумнан да ким түгел.
Кадастр бәясе билгеләнмәгәндә:
* Физик берәмлекләргә: 20-50 мең сум;
* Вазыйфалы кешеләргә: 50-100 мең сум;
* Юридик берәмлекләр өчен 400-700 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Кайсы очракта мондый бәя бирелә?

Авылда, бигрәк тә дача участогында җирнең ташландык хәлдә булуын ачыклау бик күп төшенчәләргә бәйле. Әйтик, бакчачылык ширкәтендә бер агач-куак, хәтта чүп үләне дә үсми. Әмма аның хуҗалары бирегә сирәк кенә ял итү өчен килә. Мондый участок “үзләштерелмәгән” дип кабул ителәме?
Ачыклык кертү өчен, беренче чиратта, җир мәйданының нинди максатта алынуын белергә кирәк. Моның өчен ЕГРН яисә “Дәүләт хезмәтләре” сервисына мөрәҗәгать итеп, белешмә алырга була.
Торак төзелеше өчен бирелгән участок түбәндәге очракларда ташландык дип бәяләнә:
* Участокта ике ел эчендә салыначак йортның нигезе яисә конструктив элементлары корылмаса;
* Биш ел эчендә йорт һәм аңа ия булу турында хокук “Росреестр”да теркәлмәгәндә.
Бакча участогы өчен бирелгән җир түбәндәге очракларда ташландык дип бәяләнә:
* Йорт элементлары ниндидер сәбәп белән җимерелә башлап, ул 5 ел буе ремонтланмаса;
* Участокның яртысыннан күбрәк мәйданы чүп-чар яисә төрле калдык белән тулган, шушы ук мәйданда бер метрдан да биегрәк чүп үләне булса һәм участокны төзекләндерү белән бәйле булмаган төрле агач-куаклар басканда;
* Милек хуҗасы биредә кимендә 3 ел авыл хуҗалыгы культуралары үстерү белән шөгыль­ләнмәгәндә.
Бакча участогы өчен каралган таләпләрнең 2нче һәм 3нче пунктлары яшелчәчелек белән шөгыль­ләнүче участок хуҗаларына карый, ягъни алар санга сугылмаган очракта, җирләре ташландык буларак бәяләнә.
Шул ук вакытта, әгәр сезнең участокта табигый урманлык агачлары үсә икән – борчылырга урын юк. Тикшерүче органнар да бу хәлне исәпкә алачак.

Ни өчен участок тартып алына?

Милекчеләрдән җир участогын тартып алу тәртибе Русия Федерациясе Гражданлык кодексының 284-286 мәддәләрендә бәян ителә.
Әлеге положениегә ярашлы, җир участогын, әгәр дә ул шәхси торак төзелеше категориясенә караган, әмма әлеге максатларда файдаланылмаган булса, тартып алырга мөмкиннәр. Монысы да алда әйтелгән Кодексның 284нче мәддәсендә билгеләнгән. Ә 285нче мәддәдә, җирне әлеге категориягә бәйсез рәвештә һәм закон бозып файдаланганда, үз милкеннән “колак кагу” ихтималлыгы каралган.
Игътибар! Русия Җир кодексының 14 бүлегендәге 42нче мәддәсендә җир хуҗаларына участокларында чүп үскән очракта штрафлар каралган. Шәхси, бакчачылык ширкәтләре җирләрендә техника ремонтлау, ниндидер хезмәт күрсәтү белән бәйле бизнес оештыру катгый тыела.
Әйткәндәй, участокта нәрсә телим – шуны утыртам, принцибы да дөрес түгел. Үстерү тыелган үсемлекләр исемлеге Хөкүмәтнең 2010 елның 27 ноябрендә кабул ителгән 934нче карарында бәян ителә.
Участокларның кайсы очракларда максатсыз файдалану булып танылуы, шулай ук, Хөкүмәтнең 2020 елның 18 сентябрендә кабул иткән 1482 санлы карарында чагылдырылган. Әлеге документта участокта рөхсәтсез төзү, җирне химия белән зарарландыру, 1 һәм 2 класслы калдыклар белән пычрату турында аңлатма да бар.
Җир участокларында рөхсәтсез төзелгән яисә теркәлмәгән бина-корылмалар бар икән, ашыгырга һәм “дача амнистиясе” кысаларында “Росреестр”да теркәргә кирәк. Бу йорты беркайда да теркәлмәгән иске дача участокларына да карый.
Шулай эшләгәндә, күчемсез милек өчен салым гына түләргә кирәк булачак. Закондагы өстәмәләр көченә кергәннән соң, ягъни 1 марттан, таләпләр башкачарак булачак.

Җитешсезлекләрне кем эзли?

Әлбәттә, закон бозу очрагы бәхәссез булганда ике күрше арасындагы үзара очрашу да тиешле органнарга мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин. Әйтик, участоктагы биек үскән чүп үләннәре яисә җирнең чүп-чар белән каплануы күршегә аның дәгъва белдерү хокукын бирә.
Милек хуҗасының закон бозу очрагы ачыкланганда, ягъни җирен максатлы файдаланмаганда яисә ташландык хәлдә булганда, милекчегә административ эш прокуратура яисә “Росреестр” вәкиле башлангычы белән ачыла. Шикаятьне теләге булган һәркем яза, белдерә ала. Җир участогының файдаланылмау яисә максатлы файдаланылмау фактын, шулай ук, дәүләт органнары һәм муниципалитетлар да ачыклый ала.
Белешмә.
“Росреестр” мәгълүматлары буенча, Русиядә 12,5 миллион бакча һәм 540 мең яшелчәчелек участогы бар. Шуларның 15 проценты ташландык хәлдә. Исәпләүләргә караганда, 2 миллион участокны әйләнешкә кертү таләп ителә.

Участокны тартып алудан ничек сакларга?

Илдә, нинди категориягә каравына карамастан, участокны бер сәбәпсез хуҗасыннан тартып алып булмый, чөнки ул шәхси милек хокукын бозу булачак.
Мондый карарны тиешле органнарның тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль яисә дәүләт органы уполномоченные кабул итә. Кабул ителгән карар турында дәүләт органы вәкиле милек хуҗасына хәбәр итә һәм ул, үз чиратында, бу карар белән килешмәвен белдерү хокукына ия. Милек хуҗасы каршы килмәгән очракта, участок сату өчен ачык сәүдәгә чыгарыла һәм сатылган акча җирнең элекке хуҗасына тапшырыла. Әгәр милек хуҗасы җирен тартып алу турындагы карар белән килешми икән, арытаба аны сату тәртибе суд аша билгеләнә һәм компенсация күләме күрсәтелә.
Игътибар! Юристлар, әгәр җир хуҗасын учас­тогын максатлы файдалану тәртибен күп тапкырлар бозганы һәм законда каралган таләпләрне үтәүдән баш тартканы өчен гаеплиләр икән, сатылган участок өчен зур компенсациягә өмет итә алмый, дигән фикердә. Сатылган участок бәясеннән аның закон бозу белән бәйле күрелгән зыянны тергезү һәм штраф акчасы да тотып калыначак. Шуңа күрә, эш судка яисә башка тикшерү органына барып җиткәнче, ул участокны хуҗасы үзе сатып өлгерүе файдалырак.
Хаталарны төзәтү таләбе белән предписание алганнан соң, милек хуҗасының үз участогын якын туганына бүләк итү мисалы да игътибарга лаек. Формаль караганда, участокның яңа хуҗасы барлыкка килә дигән сүз. Болай эшләгәндә, участокны файдаланмау исәбе бүләк итү көненнән башлана.
Эш судка барып җиткән очракта да, экспертлар, җирне тартып алудан саклап калуның юлы бар, дигән фикердә. Әлеге эшне караучы суд, әйтик, кагыйдә буларак, бәхәсле мәсьәләне карау вакытына аңа кадәр күрсәтелгән җитешсезлекләрнең бетерелүен ачыклый. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, суд карар чыгарганчы граждан үзенең моңа кадәр буш торган участогында йорт салып өлгергән булса, яки чүп үләннәреннән арынган икән, бу очракта судның әлеге җирне хуҗасыннан тартып алу турында карар чыгару ихтималлылыгы кими.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: