+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 февраль 2025, 07:30

Мәктәпкә килмәскә мөмкинме?

─ Мин укытучы булып эшлим. Атнаның бер көнендә дәресләрем юк. Бу көнне мин мәктәпкә бармый кала аламмы?

Мәктәпкә килмәскә мөмкинме?
Мәктәпкә килмәскә мөмкинме?
─ Дәресләре булмаган көннәрдә укытучы мәктәпкә бармаса да була. Бу Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 11 маендагы “Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик һәм башка хезмәткәрләренең эш һәм ял вакыты үзенчәлекләрен раслау турында” 536нчы боерыгы белән каралган.
 
Расписание буенча дәресләр үткәрүдән һәм оешмада турыдан-туры башка вазыйфа бурычларын үтәүдән азат булган көннәрдә педагогның мәгариф оешмасында булуы мәҗбүри түгел.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас