– 2025 елның декларация кампаниясе старт алды. Былтыр алынган керемнәр турында 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга, ә салымны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Гражданнар милектә минималь сроктан азрак булган күчемсез милекне сатса, якын туганнары булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр алса, лотереядә 4 меңнән 15 мең сумга кадәр отса, милекне арендага тапшырса, яки чит ил чыганакларыннан керем алса, бу керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Моннан тыш, декларацияне шәхси эшкуарлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм кайбер башка категорияләр тапшырырга тиеш. Моны, шулай ук, салым агенты керем түләгәндә НДФЛ тотып калмаган һәм бу хакта салым органына хәбәр итмәгән очракта да эшләргә кирәк.
Декларацияне Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша тутырырга һәм җибәрергә уңайлырак.