+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Бүген иң уңышлы көн булачак!

Мартта утырткан помидорлар чыдам була.

Бүген иң уңышлы көн булачак!
Бүген иң уңышлы көн булачак!

Март башы бакчачылар өчен аеруча кызу мәл, соңга калмас өчен помидор, татлы борыч, баклажан һәм чәчәк орлыкларын чәчеп куярга кирәк. Ә менә Айга карап эш башкарган бакчачыларның уңышы тагын да мулрак һәм яхшырак булыр.

Шуны искә алыгыз, 1 мартта Ай үсә башлады һәм ул 13 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бүген үсеп килүче Ай Кысла йолдызлыгында булачак, орлык чәчү, күчереп утырту өчен иң уңышлы көн санала. Помидор өчен соң инде димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук бу көннәрдә февральдә утырткан помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.

Мартта орлык чәчү өчен уңышлы көннәр:

Помидор — 9, 18, 19, 27, 31

Татлы борыч, баклажан — 9, 18, 19,  27, 31

 Кыяр — 9, 15, 16, 17, 18, 19, 27, 31

Салат, шпинат, сельдерей, укроп, петрушка — 9, 18, 19, 27, 31  

Кәбестә, спаржа — 9, 15, 16, 17, 18, 19, 27, 31  

Рәйхан (базилик), майоран, розмарин —  18, 19, 20, 21, 22, 23, 31 

Суган (кыякка) — 9, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 31  

Орлыктан үсүче чәчәкләрне —  9, 13, 15, 16, 17, 18, 19, 23, 24, 27, 31

Чәчәкләр (суганны) — 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 27, 31

Чәчү өчен уңышсыз көннәр —  14, 28, 29, 30 март

Ай тулган һәм туган көнне (14 һәм 29 мартта) бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: