+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
14 март 2025, 02:15

ГТО тапшыр да акча ал!

─ Хәзер ГТО нормативларын тапшырган өчен салым чигерүе (вычет) алырга мөмкин икән. Нинди сумма турында сүз бара һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

ГТО тапшыр да акча ал!ГТО тапшыр да акча ал!
ГТО тапшыр да акча ал!
─ Әлеге яңалык шушы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Физик берәмлекләр керемнәренә салым буенча елына 18 мең сум күләмендә чигерүне тиешле яшь категориясендәге ГТО нормативларын үтәгән һәм аерым билге белән бүләкләнгән гражданнар алырга мөмкин.
 
Салым чигерүе мондый бүләкләү булган ел өчен бирелә. Шул ук елда граждан диспансерлау узарга тиеш. Чигерүне алу өчен ГТО билгесе белән бүләкләнү турында таныклык һәм диспансерлау узу турында белешмә тапшырырга кирәк булачак.
 
Чигерүне эш бирүчедән, аңа хокукны раслый торган документларны күрсәтеп алырга мөмкин. Ел тәмамлангач, аны салым декларациясе нигезендә салым органында эшләргә мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас