Тәбикмәк өчен 1литр сөт, 2-3 йомырка, 4-5 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы өеп чи чүпрә, он кирәк.
Эш тәртибе: Башта чүпрә куябыз: чүпрәгә ярты стакан җылы су, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы он кушып, яхшылап болгатасың да җылы урынга куябыз, күбекләнеп күтәреләчәк.
Аннан сөтне җылытабыз, шуңа тоз, йомырка, әзер чүпрәне, шикәр комы, сыек майны салып болгатабыз, шуңа он салып, төерләре беткәнче, куе кибет каймагы куелыгына җиткереп болгатабыз да, җылы урынга кабарырга куябыз. Берәр сәгатьтән кызган табага әз генә май салып пешерәбез.
Май беренче табага гына салына, аннары майсыз пешерелә дә, соңыннан эретелгән сыер мае белән майлана.
Ә сез табикмәкне ничек пешерәсез, дуслар?
Автор фотосы.