+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 апрель 2025, 02:25

Хатынга да алимент түләргәме?

– Хатыным белән аерылыштык. 7 айлык балабыз бар. Аңа алимент түлим. Хатын да алимент таләп итә. Ул ─ сау-сәламәт. Мин аңа да түләргә тиешмени?

Хатынга да алимент түләргәме?Хатынга да алимент түләргәме?
Хатынга да алимент түләргәме?
– Әйе, аерылышканда ир яисә хатын Русия Гаилә кодексында каралган аерым очракларда иренә яисә хатынына алимент түләргә тиеш булырга мөмкин. Гаилә кодексының 89 мәддәсе нигезендә, матди ярдәм күрсәтүдән баш тарткан һәм ир белән хатын арасында алимент түләү турында килешү булмаган очракта, моның өчен кирәкле акчалары булган ир яисә хатыннан суд тәртибендә алимент түләүне таләп итү хокукына түбәндәгеләр ия:
 
*хезмәткә сәләтсез ир яисә хатын;
 
*йөклелек чорында хатын;
 
*уртак баланы туган көненнән алып өч ел дәвамында караучы ир яисә хатын;
 
*унсигез яшькә җиткәнче инвалид уртак баланы яки балачактан I группа инвалид уртак баланы караучы ир яисә хатын.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас