+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мең дә бер киңәш
2 апрель , 14:08

Көя төшмәсен өчен

Кышкы киемнәргә көя күбәләге зарар салмасын өчен чистартып, юып куегыз. Күбәләк пычрак киемгә ияләшә.

Көя төшмәсен өчен
Көя төшмәсен өчен

Юыла торганын - юарга, юып булмаганын саф һавага алып чыгып, җилләтергә кирәк.

Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклау уңайлы. Моның өчен мендәр тышын кайнар суга салырга, аңа кер сабыны ышкырга һәм, чайкатмыйча гына сыгып, киптерергә эләргә. Кипкәч, кышкы киемнәрне шуңа тутырып, шкафка куярга. Анда көя дә кермәячәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: