Бу сорауга Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Зариф БАЙГУСКАРОВ җавап бирә:
─ Шәхси кабул итүләр вакытында миңа шуңа охшаш күп сораулар килә. Шуңа күрә хәзер без “Ветераннар турында” Федераль законга үзгәрешләр керттек.
Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы (яраланган очракта – сугыш хәрәкәтләре инвалиды статусы) Русия Федерациясе территориясенә кораллы бәреп керүне, шулай ук Русия дәүләт чигендә һәм СВО уздыру районнарына якын Русия субъектлары территорияләрендә кораллы провокацияне кире кагу бурычларын үтәгән хәрби хезмәткәрләргә кагыла.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын хәрби хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары, Милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре, прокурорлар, Русия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре алачак.
Бу канун белән без Курск һәм башка өлкәләрдә хәрби бурычларын үтәгән барлык хәрби хезмәткәрләребезне хәрби хәрәкәтләр ветераннары рәтенә керттек. Аларга һәм аларның якыннарына, СВОда катнашучылар белән беррәттән, барлык ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.