1. Карабодай оны.
"Файдалылык буенча" абсолют чемпион. Аксымга бай, ә шикәре, углеводлары һәм майлары аз. Коймак пешерү өчен идеаль.
2. Солы оны.
Файдалы матдәләр күп, кекслар, коймак һәм панкейклар пешерү өчен кулланыла.
3. Дөге оны.
Клетчатка булуы буенча лидер, тәмле һәм файдалы запеканкалар, сырниклар әзерләү өчен алыштыргысыз.
4. Арыш оны
Микроэлементларга һәм витаминнарга бай. Арыш камыры, бодай камыры белән чагыштырганда, азрак калорияле.
5. Миндаль оны.
Тулы миндальдән ясала, файдалы майларга бай, составында аксым ике тапкыр күбрәк һәм клетчатка гадәттәге ак онга караганда өч тапкыр күбрәк.
Фото: телеграмм-каналдан.