+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 апрель 2025, 07:07

Тибет монахлары нигә яшь күренә?

Алар дөрес чәй эчә!

Тибет монахлары нигә яшь күренә?Тибет монахлары нигә яшь күренә?
Тибет монахлары нигә яшь күренә?

Аның составындагы "мәңгелек яшьлек" бүләк итүче үләнне безнең халык юкка гына "үлмәсгөл" яисә "шиңмәсгөл" дип атамагандыр. Ә каен бөресен җыяр вакыт нәкъ хәзер.

Тибет монахларының язмаларын өйрәнүчеләр алар тарафыннан "Мәңгелек яшьлек" чәе дип аталган рецепт белән уртаклашкан. Бактың исә, ул яшәртү көченә ия икән.

Бу чәй өчен 100 грамм ак чәчәк (ромашка), 100 грамм сары мәтрүшкә, 100 грамм үлмәсгөл (бессмертник), 100 грамм каен бөресе алына. Аларны яз, җәй дәвамында җыярга, яки әзерне сатып алырга була. Шулай итеп, һәрберсе 100әр грамм алынган үләннәрне яхшылап бутарга. Аны чиста, коры савытта сакларга.

Бер кешегә шифалы чәй әзерләү өчен бер аш кашыгы үлән катнашмасына 500 миллилитр кайнар су коярга. 20-30 минут төнәткәч, сөзәргә. Килеп чыккан чәйнең яртысын бүлеп алып, бер бал калагы бал өстәп, кичке аштан соң эчәргә. Арытаба бернәрсә дә ашамаска!

Калган төнәтмәне иртәнге аштан соң бераз җылытып, бер бал калагы бал өстәп эчәргә. Шулай ук, төшке ашка кадәр ашамаска тырышыгыз, шул чакта нәтиҗә тизрәк сизелер.

Үләннәр катнашмасы якынча 1,5 айга җитәчәк. Эчеп бетергәч, күпмедер вакыт ял итеп алыгыз.

ИСКӘРМӘ: үләннәр белән дәвалана башлар алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Фото: vk.com/avulselo

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас