Күп кенә гражданнар автомобиль сатып алганда акчаны янга калдырырга ярдәм итүче дәүләт программалары мөмкинлекләре турында белми. Аерым алганда, Русия Хөкүмәтенең 2015 елдагы 364нче карары белән ташламалы автокредитлау программасы эшләтеп җибәрелде.
Программада катнашучыларга Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан төзелгән исемлектәге автомобильләрнең билгеле бер моделен кредитка сатып алганда ташламалар бирелә. Бүген болар – “LADA”, “ВИС”, “УАЗ”, “Москвич , “ГАЗ” модельләре.
2025 елда программа:
– медицина хезмәткәрләренә;
– мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә;
– СВОда катнашучы мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына;
– инвалид гражданнарга кагыла.
Программа кысаларында автомобильгә ташлама ─– 20, электромобильләргә 35 процент тәшкил итә.
Фото: башинформ