+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
30 Апреля 2025, 08:50

Каркаде чәе кан басымын төшерә

Ул витаминнарга да бик бай.

Каркаде чәе кан басымын төшерәКаркаде чәе кан басымын төшерә
Каркаде чәе кан басымын төшерә

Каркаде чәен эчеп караганыгыз бармы, дуслар? Бу чәй гипертоникларга бик яхшы ярдәм итә икән, чөнки ул кан басымын төшерергә булыша.

Каркаде чәендә сәламәтлек өчен дә файдалы А, РР, В, С витаминнары, фосфор, калий, магний, натрий, флавоноидлар бар.

Бер чынаяк салкынча каркаде чәе эчеп, сез хәлегезне яхшырта аласыз.

Ул:
- иммун системасын;
- йөрәк-кан тамырлары системасын, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген;
- бәвел кудыруны, матдәләр алмашын яхшырта.

Фото: телеграмм-каналдан

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас