+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
1 Май 2025, 03:45

Штрих-кодлардан ниләр белә алабыз?

– Бүгенге көндә барлык товарларда санлы буй-буй кәгазьләр ─ штрих-кодлар бар. Аларда нинди мәгълүмат кодлаштырылган һәм ул сатып алучыга нәрсә бирә?

Штрих-кодлардан ниләр белә алабыз?Штрих-кодлардан ниләр белә алабыз?
Штрих-кодлардан ниләр белә алабыз?
─ Штрих-код ─ 1974 елда барлыкка килгән бик файдалы яңалык. Аның ярдәмендә ваклап сату, логистика һәм башка тармаклардагы процесслар автоматлаштырылган. Кулланучы штрих-код ярдәмендә продукт турында барлык мәгълүматны: аның составын, яраклылык вакытын, калориясен, чынлыгын белә, шулай ук товар яки хезмәт өчен түли ала.
Штрих-кодларны мобиль кушымталар аша сканерлаганда кайбер кибетләрдә акцияләр һәм ташламалар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Моннан тыш, алар заказны китерү статусын күзәтергә мөмкинлек бирә.
 
Күп кенә компанияләр өстәмә хезмәтләр күрсәтү өчен QR-кодлар (штрих-кодлар төре) куллана. Бу куллану буенча инструкцияләр, рецептлар яки видеороликлар булырга мөмкин.
Шулай булгач, бу саннар буйлы кәгазьләр генә түгел, аларда бик күп файдалы мәгълүмат, функцияләр һәм мөмкинлекләр кодлаштырылган. Бүген барлык заманча смартфоннар штрих-кодларны сканерлау өчен кушымталар белән җиһазландырылган. Шуңа күрә без кулланучыларга аларны файдаланырга онытмаска һәм товар турында күбрәк мәгълүмат алырга киңәш итәбез.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас