+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 Май 2025, 05:40

Майның ике көнендә бакчага чыкмагыз!

Бу айда утырту өчен уңышлы көннәрне билгеләп куегыз, дуслар.

Майның ике көнендә бакчага чыкмагыз!Майның ике көнендә бакчага чыкмагыз!
Майның ике көнендә бакчага чыкмагыз!
Яхшы уңыш алу өчен күп кенә бакчачылар Ай календаре буенча утырта. Майда орлык чәчү һәм үсентеләрне утырту өчен нинди көннәр уңышлы булачак?

Помидор: 11, 21, 22, 25
Кыяр: 9, 11, 21, 22, 25, 29, 30
Кәбестә: 9, 10, 11, 21, 22, 25, 29, 30
Чөгендер: 9, 10, 11, 21, 22, 25, 29, 30
Татлы борыч: 11, 21, 22, 25
Баклажан: 11, 21, 22, 25
Суган: 9, 10, 11, 13, 14, 15, 17, 25, 29, 30
Кишер: 9, 10, 11, 21, 22, 25, 29, 30
Сарымсак: 11, 13, 14, 15, 17, 25, 29, 30
Укроп, петрушка, салат, шпинат, базилик: 4, 5, 14, 15, 23, 24, 25
Бакча җиләге: 6, 7, 9, 10, 11, 13, 16, 17, 21, 22, 29, 30
Ташкабак: 9, 11, 21, 22, 25, 29, 30
Кабак: 29, 30.

Бу айда чәчәк орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 6, 7, 8, 9, 10, 13, 21, 29, 30
Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен 9, 10, 11, 13, 21, 29, 30 майлар иң яхшы көннәр санала.

Үсентеләрне иртән яисә кич утыртырга тырышыгыз.
Ай үсә башлагач, үсемлекләрне — минераль, ә кимегәндә органик ашламалар белән тукландыру яхшы булачак.
12 һәм 27 май чәчү, утырту эшләре өчен уңышсыз көннәр булачак. Бу көннәрдә бернинди яшелчәләр дә утыртырга ярамый.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас